Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә йомгак ясалды

Районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе узды. Әлеге акция кысаларында күп кенә игелекле эшләр башкарылды.

(9 сентябрь, “Апастово-информ”).


Акциянең максаты – матди кыенлыклар кичергән, авыр тормыш хәлендә калган һәм күп бала тәрбияләүче гаиләләрдәге балаларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү.
“Әлеге акциядә җитәкчеләр, депутатлар, якташлар, оешма-предприятие коллективлары актив катнашты. Без акция кысаларында, аз керемле, күп балалы, тәрбиягә бала алган, мөмкинлеге чикле балалар тәрбияләгән гаиләләрне игътибар үзәгенә алырга тырыштык”, - ди районың социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина.
Акция беренче класска укырга баручы 168 балага мәктәп кирәк-яраклары салынган сумкалар бүләк итүдән башланып киткән иде. Сабыйларны “Апас-мол” оешмасы сөендерде. Акциягә өлеш кертүчеләр күп булды. Изге гамәл күп балалы гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары, физкультура дәресенә кирәкле киемнәр тапшыру белән тәмамланды.
-Һәр елны яңа уку елы башланыр алдыннан “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе уза. Быел да күп кенә гаиләләр игътибар тойды. Әти-әниләр, балалар исеменнән район башлыгы Айрат Җиһаншинга, “Ак Барс” Холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Егоровка, “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе, Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриевка, Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы министры Рафис Хәбибуллин гаиләсенә, Ак Барс Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәевка акцияне оештыруда ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт. Балаларның исән-сау булуларын, яңа уку елын нәтиҗәле тәмамлауларын телим”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Балалар да сөенечләрен яшермәде.
-Мин бүген мәктәптә укыдым, билгеләр алдым. Аннан бүләк алырга район хакимиятенә чакырдылар. Спорт костюмы һәм аяк киеме миңа бик ошады. Бик зур рәхмәт, - диде Апастан Илназ Резин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев