Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста мал табибларына хөрмәт күрсәтелә

Мал табибларының һөнәри бәйрәмнәре якынлаша.

(20 август, “Апастово-информ“).


Район ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, коллективта эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән хезмәттәшләре белән очрашты. Аларның хәлләрен сорашып, күчтәнәчләр дә бирде. Өлкәннәр хезмәт елларын искә алды. Үзләренә булган хөрмәттән күңелләре булып, рәхмәтләрен әйтеп калды.
“Гомерем буе терлек арасында булдым. Вакыт белән исәпләшмичә хезмәт иттем. Бүген хезмәтемнең нәтиҗәсен татыйм. Җитәкче Алмаз Гыйбадуллин өйгә үзе килеп, зур игътибар күрсәтте. Бик күңелебез булып калды“, – ди Апастан Таһир абый Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев