Апаста машина йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи-2019" бәйгесе узды
ТР Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе тарафыннан уздырылучы әлеге бәйге ел саен Каратун ДОСААФ базасында үтә.
Быел бу бәйгедә 10 гүзәл зат машина йөртү осталыкларын күрсәтте. Бәйге ике өлештән торды: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәр тикшерелде, икенче өлештә мәйданчыкта вакыт тизлегенә машина йөртү осталыгы сыналды. Җиңүче булып Каратуннан Алсу Хәсәнова танылды. Ул республика күләмендә узучы бәйгедә район данын яклаячак. Икенче урынга Лилия Нуруллина, 3 урынга Гүзәл Хәмидуллина ия булды.
Биредә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа бүлеге начальнигы Анна Сергудаева һәм район юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе инспекторы Айрат Әминов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев