Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста матайда элдерүче яшүсмерләр җәза алачак

Язгы, җәйге чорда мотоциклда, гироскутерда һәм башка куркыныч булган транспорт чараларында җилдерүчеләр арта.

(2 май, “Апастово-информ”).


Алар юлда нинди куркыныч көтеп торганын аңлап бетерми. Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, соңгы көннәрдә матайда җилдерүче 2 яшүсмер белән очрашканнар.

“Мотоцикл белән идарә итү өчен таныклыкны 16 яшьтән алып була. Правасыз матайда элдертүче яшүсмерләр өчен әти-әнисе җавап бирәчәк”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Мопедлар һәм скутерлар белән идарә итү өчен дә ЮХИДИдан алынган таныклык кирәк. Моның өчен башта автомәктәптә укыйсы, аннары имтихан тапшырасы була.

Авыл урамнарыннан мотоциклда элдертүче яшүсмерләр очраса, 10 меңнән 15 меңгә кадәр штраф салачаклар. Әгәр 16 яшькә кадәр бала эләксә, 30 мең сум штрафны әти-әнисенә түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев