Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста матбугат хезмәткәрләре хөрмәтләнде

19 май – Татарстан матбугаты көне. Әлеге уңайдан районның Туган якны өйрәнү музеенда “Апастово-информ“, “Апас хәбәрләре“ коллективлары һәм өлкән хезмәткәрләр катнашында очрашу кичәсе узды. (19 май, “Апастово-информ“).

“Район башлыгы Равил Хисаметдинов, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезнең һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Коллективның зур уңышлары бар, грантларда актив катнашасыз, җиңәсез, бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйсыз. Җитәкчедән, аның оештыру сәләтеннән дә күп нәрсә тора. Өлкән яшьтәге хезмәт ветераннары белән дә элемтәдә сез. Аларның хезмәте дә бәяләп бетергесез“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов һәм коллектив тарафыннан Матбугат көненә багышланган эчтәлекле кичә әзерләнгән иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә бик күп хатирәләр яңарды, киңәшләр яңгырады. Озак еллар матбугат эшенә өлеш керткән хезмәттәшләребез район башлыгы Равил Хисаметдиновның Рәхмәт хатына һәм Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлек медальләренә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев