Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашлар истәлегенә бадминтон ярышлары үтте

Районның универсал спорт залында, десантчылар иганәчелегендә махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашлар истәлегенә бадминтон ярышлары узды.

(8 апрель, “Апастово-информ”).


Ярышта мәктәп укучылары, төрле оешмалардан хезмәткәрләр, 50 яшьтән өлкәнрәк райондашлар катнашты. Спорт чарасы районның яшьләр эше бүлеге һәм һава десанты гаскәрләренең ветераннар җәмгыяте тарафыннан өченче ел оештырылды.


«Бадминтон ярышлары оештыру традициягә керде. Быел без ярышларны махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондаш егетләр истәлегенә үткәрдек. Батыр егетләрнең әти-әниләрен, якыннарын да чакырдык. Ярыш яшь буынга патриотик тәрбия бирү, райондашларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан оештырыла”, - ди ярышны оештыруга зур өлеш керткән, Биеш мәктәбе директоры, ветеран десантчы, районның бадминтон федерациясе җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов.

Ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев ачып җибәрде.
“Патриотик тәрбия бирүче, туган якка мәхәббәт тәрбияләүче, спортка тартучы бик мөһим һәм мәгънәле чара уза. Ярыш десант-һава гаскәрләре ветераннары инициативасы белән оештырылды. Аларга яшь буынны тәрбияләүгә өлеш керткәннәре, райондаш егетләрнең батырлыкларын мәңгеләштергәннәре өчен рәхмәт. Кызганыч, махсус хәрби операциядә егетләребезне югалттык. Без аларны хәтерләргә һәм онытырга юл куймаска тиеш. Һәр катнашучыга уңышлар телим”, - диде ул.

Район хәрби комиссары Наил Җантемиров та Илебез иминлеге хакына башларын салган егетләрнең батырлыгын билгеләп үтте. Батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Якыннарын югалткан ир-егетләрнең бу вакытта күңелләре тулды.
Десантчылар иганәчелегендә якыннарын махсус хәрби операциядә югалткан гаиләләргә Сертификатлар тапшырылды. Шәхси эшмәкәр, ветеран десантчы Шәүкәт Хисмәтуллин ярдәмендә әзерләнгән әлеге ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерделәр. Иганәче Шәүкәт Хисмәтуллин район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.


-Борчулар алдында без ялгыз түгел. Энекәшләребезне онытмыйлар. Аларның батырлыгы үлемсез. Югалтулар авыр булса да, батырлыклары белән горурланып яшибез, - диделәр Олы Бакырчы авылыннан Илшат Шәфигуллин һәм Югары Ындырчыдан Фәнис Бакиров.
Ярышларның хөкемдары, Иске Йомралы мәктәбе укытучысы Радик Галимҗанов ярышларга спорт сөючеләрнең теләп килүен билгеләп узды.


“Ярышлар десантчылар призларына үтә. 12 мәктәптән укучылар килде. Хезмәт коллективлары да катнашырга теләк белдерде. 14 оешмадан спорт сөючеләр теркәлү узды. Районның социаль фонды, Иске Йомралы һәм Каратун мәктәбе тулы команда белән килде. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе шәхси үрнәк күрсәтте, - диде Радик Галимҗанов.

Районның һава десанты гаскәрләренең ветераннар җәмгыяте җитәкчесе Ранис Гайфетдинов десантчыларның бердәмлеген билгеләп узды, әлеге ярышны оештыруга да теләп кушылуларына басым ясады.


Ярышлар көн дәвамында барды. 4 категория буенча җиңүчеләр билгеләнде. Ветеран спортчылар, укучылар, хезмәткәрләр аерым-аерым билгеләнде. Җиңүче командалар шулай ук бүләкләргә, медальләргә, Мактау грамоталарына лаек булды.

Ветеран хатын-кызлар арасында Апас мәктәбенең физкультура укытучысы Мәдинә Зыятдиновага, ир-атлар арасында Радик Галимҗанов, Алмаз Хәмдиев, Зөфәр Зәмдихановка тиңнәр булмады.
Иске Йомралы мәктәбе командасы – беренче, Каратун – икенче, Зур Күккүз – өченче урынны яулады.


Ир-атлар арасында Раил Гатауллин, Марсель Хисамов, Марсель Хикмәтов, Руслан Нургалиев беренчелекне бүлеште. Хатын-кызлар арасында Марина Антонова беренче урында.
Районның мәдәният хезмәткәрләре матур җырлары белән ярышка ямь, спортчыларга көч өстәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев