Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста мәдәни мирас фестиваль-бәйгесе дүртенче зонада узды

Районда матди булмаган мәдәни мирас фестивале авыл җирлекләрен иңли. Чираттагысы Зур Күккүз мәдәният йортында узды. Биредә Зур Күккүз, Әлмәндәр, Чүрибураш, Зур Болгаер авыл җирлекләре чыгыш ясады. Беренче булып Күккүз авылы йортына килен төшерделәр. Барлык йолаларны үтәп, килен кайнана арасындагы дустанә мөнәсәбәтне, икмәк кадерен, гомумән, килен сынау күренешләрен бик үзенчәлекле итеп...

Районда матди булмаган мәдәни мирас фестивале авыл җирлекләрен иңли. Чираттагысы Зур Күккүз мәдәният йортында узды. Биредә Зур Күккүз, Әлмәндәр, Чүрибураш, Зур Болгаер авыл җирлекләре чыгыш ясады. Беренче булып Күккүз авылы йортына килен төшерделәр. Барлык йолаларны үтәп, килен кайнана арасындагы дустанә мөнәсәбәтне, икмәк кадерен, гомумән, килен сынау күренешләрен бик үзенчәлекле итеп күрсәттеләр. Әлмәндәр авыл җирлеге үзешчәннәре Әбием сандыгы милли хәзинәсен тәкъдим иттеләр. Оныкларына күрсәтергә дип ачылган сандыкта чиккән әйберләр, шамаиллар, көмеш беләзекләр, хәтта тальян гармун да бар иде. Чүрибурашлылар Гран тау серләрен ачтылар. Гран тауга багышланган риваятьләр искә алынды, дару үләннәре, чәчәкләр турында сөйләделәр. Болгаер ул Айтуган бабай әкиятләре белән данлыклы. Тапкыр кыз әкиятен бик матур, эчтәлекле итеп, чын артистларча күрсәттеләр. - Һәр җирлек тә тырышып, үзенчәлекле итеп әзерләнгән. Биредә катнашучы, караучы өлкән буын искә төшереп утырса, балаларыбызга бик эчтәлекле тәрбия чарасы булды. Искиткеч чыгышлар карадык, һәрберсе онытылмаслык хәзинә. Рәхмәт сезгә!, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев. Фестиваль дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев