Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста мәдәният хезмәткәрләре еллык эшләренә нәтиҗә ясыйлар

Район мәдәният йортында барлык мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, музей җитәкчеләре еллык эшләренә нәтиҗә ясадылар. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Альберт Сәләхетдинов катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. - Мәдәният хезмәткәрләренең быелгы хезмәтен мин канәгатьләнерлек дип әйтә алам. Барлык чаралар да...

Район мәдәният йортында барлык мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, музей җитәкчеләре еллык эшләренә нәтиҗә ясадылар. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Альберт Сәләхетдинов катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

- Мәдәният хезмәткәрләренең быелгы хезмәтен мин канәгатьләнерлек дип әйтә алам. Барлык чаралар да тиешлечә үтте, аларның кайберләре белән республикага да чыктык. Киләсе елда да сынатмабыз, кайда гына булсак та Апасыбыз данын якларбыз, - диде Луиза Сафина.

Илдар Вәлиев янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабат искәртеп үтте. Сак һәм уяу булырга чакырды.

Соңыннан Альберт Сәләхетдинов бер төркем алдынгыларга Мактау грамоталары тапшырды.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев