Апаста мәдәният йортларының эшчәнлеге буенча махсус комиссия эшләде
Апаста мәдәният йортларының эшчәнлеге, тирә-юненең чисталыгы, төзеклеге, матурлыгы һәм ТАССРның 100 еллыгына, Апас районы оешуның 90 еллыгына әзерлеге тикшерелде.
(23 июнь, “Апастово-информ“).
“Һәр мәдәният йортында булып, 4 зонада җыелышлар узды. Иң матур һәм төзек мәдәният йорты да билгеле булачак“, – диде комиссия җитәкчесе Радик Исмәгыйлов.
Комиссия Сатмыш, Әлмәндәр, Иске Әнәле мәдәният йортларында җыелышлар уздырганнан соң үрнәк эшләүчеләр дә яңгырады. Биеш, Әҗем, Идрәз клубы аеруча үрнәк итеп куелды. Бу хакта мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев белдерде.
Каратун мәдәният йортында узган җыелыш турында без алдарак хәбәр иткән идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев