Апаста медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды
Ак халатлы игелек ияләре – медицина хезмәткәрләре район мәдәният йортында һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды.
(16 июнь, “Апастово-информ”).
Игелекле, шәфкатьле, ак халатлы һөнәр ияләрен район башлыгы Айрат Җиһаншин котлады.
-Хөрмәтле хезмәткәрләр, сәламәтлек саклау ветераннары! Иң эчкерсез теләкләрне кабул итеп алыгыз. Сәламәтлек – төп байлык. Сезнең хезмәт һәрчак кирәк һәм бәяләнә. Авыр, җаваплы эшегездә уңышлар телим, - диде район башлыгы.
Райондашлар сәламәтлеге сагында торучы хезмәткәрләр данланды, макталды, Рәхмәт хатларына, Мактау кәгазьләренә лаек булды. Алар өчен матур җырлар яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев