Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста медицина хезмәткәрләре бәйрәме булды

Районның сәламәтлек саклау учреҗденияләрендә бүгенге көндә 300дән артык медицина хезмәткәре һәм 36 табиб эшли. Аларның алтысы "Татарстанның атказанган табибы" исемен йөртә, берсе - "Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесенә ия. Бер медицина фәннәре доценты бар. Аларның һәркайсы районыбыз горурлыгы, үз өлкәсенең югары квалификацияле белгече. Июнь аенда медицина хезмәткәрләре үзләренең...

Районның сәламәтлек саклау учреҗденияләрендә бүгенге көндә 300дән артык медицина хезмәткәре һәм 36 табиб эшли. Аларның алтысы "Татарстанның атказанган табибы" исемен йөртә, берсе - "Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесенә ия. Бер медицина фәннәре доценты бар. Аларның һәркайсы районыбыз горурлыгы, үз өлкәсенең югары квалификацияле белгече.

Июнь аенда медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Һәр елдагыча, ул быел да тантаналы шартларда район мәдәният йортында узды. Ишек төбеннән үк һәр килүчене хастаханәгә практика үтәргә кайткан ак халатлы егет-кызлар сәламләп каршы алды. Бәйрәмгә үзгә бер ямь бирде бу чара. Ә залда алгы рәтләрдә дистә еллар биредә эшләп чыккан ветераннар урын алган иде. Соңгы елларда хастаханә администрациясе бу өлкәдә төрле елларда хезмәт куйган өлкәннәрен дә чакырып хөрмәтләүне күркәм гадәткә әверелдерде. 40 ел шифаханәдә шәфкать туташы булып эшләгән Роза апа Идиатуллина бу очрашуга килүенә шатланып туя алмый.

- Никадәр чордашларымны күрдем, яшь кадрларга карап сөенәм. Безнең бөтен әйберебез җитеш, берни дә кирәкми. Безгә күрешү, аралашу кадерле, рәхмәт чакыруларына, - диде ул.

Апастан Гөлсинур апа Сөнгатуллина, Болгаердан Юлия апа Заһретдинова, Свияжный бистәсеннән Дания Сөләйманова һәм башка өлкәннәр җитәкчелеккә олы рәхмәтләрен җиткерергә ашыктылар. Килүчеләр өчен фойеда җыйнак кына чәй табыны да хәзерләнгән иде.

Баш табиб Линар Әхмәтянов бәйрәм котлавын күңел түрендә туган иң җылы хисләрдән башлады.

- Җир йөзендә бик күп кыйммәтләр бар, әмма алтынга да, асылташка да сатып алып булмый торган иң зур кыйммәт - ул сәламәтлек, Хөрмәтле хезмәттәшләр, ветераннарыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, изгелек канатларыгыз талмасын, чын мәгънәсендә шәфкатьле булыгыз! - диде ул.

Баш табиб үз чыгышында һөнәрләренә тугрылыклы, коллективның таянычы булган табиблар-шәфкать ияләренең исемнәрен атап, горурлануын белдерде. Шулай ук бу дөньядан вакытсыз киткән хезмәттәшләре турында да әйтеп үтте. Хастаханәдәге үзгәреш-яңалыкларга да тукталды. Барыбызның да күз алдында, хастаханә, палаталар танымаслык булып үзгәрде. Авылларда заманча фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла.

Бәйрәм чарасында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев та катнашып, район башлыгы исеменнән котлау ирештерде.

- Бүген сәламәтлек саклау системасының камилләшүе - иң зур өстенлекләрнең берсе. Үзәк хастаханәдә капиталь төзекләндерү, яңа җиһазлар кайтарту, табибларга муниципаль өстәмәләр кертү, субсидияләр түләү - болар барысы да дәүләт тарафыннан каралган һәм уңышлы рәвештә тормышка ашып килә торган чаралар. Бу өлкәдә эшләнә торган эшләрнең берсе дә артык түгел, чөнки табибларның хезмәте бәяләп бетергесез, - диде ул.

Бәйрәм җыр-биюләр белән аралашып барды. Сәхнә түренә берәм-берәм алдынгылар чакырылып бүләкләнде. Биредә өч дистә елга якын эшләүче Ләйлә Нәбиуллина Рәсәй Федерациясенең Мактау грамотасына ия булды. Фәридә Зиннәтуллина, Гөлинә Гаптелганиева, Наҗия Гыйсмәтуллина, Римма Саттарова (Җидекизләү), Илсөяр Мөхәммәтҗанова, Наилә Шиһабиева, Марат Бикбув, Лилия Сибгатуллина, Рөстәм Гыймадиев, Рузия Галимова (Күкшем) Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы бүләкләрен алдылар. Җәвидә Нәбиуллина, Миләүшә Кәлимуллина, Роза Гобәйдуллина, Гөлнәзирә Ваһапова, Зөлфия Әхмәдуллина (Карабай), Нуридә Хисамова һәм башка бик күп хезмәткәрләр өчен дә истәлекле булды бу бәйрәм.

- Хезмәтемне күрәләр, бәялиләр. Игътибар, хөрмәт булгач эшләве дә күңелле. Рәхмәт, барлык хезмәттәшләремә, - ди Нуридә Хисамова.

Бәйрәмнең спонсоры, профсоюз оешмасы җитәкчесе Ильмира Галимова, үзәк аптека мөдире Люция Носова да бер төркем алдынгыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Елдагыча елның "иң-иңнәре" дә билгеләнде. "Иң яхшы табиб" - Наилә Зыятдинова, "Иң яхшы фельдшер-акушерлык пункты җитәкчесе" - Гөлия Сәгъдиева (Карамасар), "Хастаханәдә иң яхшы бүлек" булып "Ашыгыч ярдәм күрсәтү" бүлеге (җитәкчесе Марат Хәйдәров) танылдылар. Күчмә вымпел аларда калды. Зал гөрләтеп алкышлады аларны.

Баш табиб урынбасары Рөстәм Гайнуллин үз чыгышында барлык хезмәткәрләргә дә бәйрәм бүләге биреләчәген хәбәр итте. Бәйрәм котлавы итеп, гитарада уйнап җыр башкарды. Гомумән, коллективта җыр-моңга гашыйклар бихисап икән. "Яшьлек", "Тургай моңнары" дип исемләнгән җыр, гармунчылар ансамбльләре, аерым башкаручыларның чыгышлары искиткеч матур булды.

Бәйрәм ахырында ак халатлы егет-кызлар күңелле музыка астында залдагыларга чәчәк бәйләмнәре - ак хризонтемалар тараттылар.

Бәйрәмегез мөбарәк булсын, хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев