Апаста мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды
Конференциянең рәсми өлеше район мәдәният йортында эчтәлекле чыгышлар, тәбрикләүләр белән дәвам итте.
–Быел Яңа уку елын 1748 укучы башлап җибәрә. Алар арасында 189 бала мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керә. Мәгариф өлкәсендә 773 кеше хезмәт итә. Алар бар да киләчәктә ышанычлы алмаш тәрбияләү өчен зур көч куя, – диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина. Ул төп һәм урта гомуми белем бирүнең сыйфат күрсәткече дәүләт аттестациясе нәтиҗәләрендә чагылуын билгеләп узды. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен республика күрсәткече белән чагыштырганда югары булган фәннәрне атады.
Укытучы – тиңдәшсез һөнәр. Кем генә, нинди генә дәрәҗәгә ирешсә дә, иң элек беренче белем орлыкларын сеңдергән укытучыларына рәхмәтле. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин да укытучы һөнәренең җаваплы һәм авыр булуын, хәтта аңа бәя дә биреп булмавын әйтте.
–Бер ел узганы сизелми дә калган. Алда тагын җаваплы уку елы тора. Без балаларга яхшы шартлар, мөмкинлекләр куябыз. Ул барыбызның да уртак хезмәте. Балалар ялы өчен “Ак Барс“ банкка, “Ак Барс Холдинг“ка олы рәхмәтемне әйтәсем килә. Барыгызны да Яңа уку елы белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык, тынычлык, өегездә иминлек телим, дөньялар тыныч булсын, матурлап, бергә-бергә эшләргә язсын, – диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев