Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Милләтләр кроссы-2019“ үтте

Апас “Яр буе“ спорт-ял мәйданында 20 сентябрьдә уздырылган “Милләтләр кроссы-2019“ спорт бәйрәмендә йөгерү белән дус яшәүче өлкән яшьтәгеләр, мәктәп командалары, оешма-предприятиеләрдә эшләүче һәм сәламәт яшәү рәвешен үз күрүче ир-егетләр һәм хатын-кызлар катнашты. Олылар өчен дистанция 500, калганнар өчен аның озынлыгы 1500 метрлы иде. Катнашучылар бик күп булып, 1-2-3нче булып финишка килүчеләргә Грамота һәм бүләкләр тапшырылды.

Бу чарада районда Татарстанкүләм “Эковесна-2019“ конкурсында җиңгән коллективлар һәм шәхси затлар шулай ук хөрмәтләнделәр.

Райондагы чираттагы спорт-ял бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин катнашты һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. “Яр буе“ спорт-ял комплексы төзелеше дәвам итә һәм бу спорт ярышына килүчеләр күп яңалык белән танышты. Кунаклар һәм катнашучылар, бигрәк тә авыл мәктәпләре балалары рәхәтләнеп таганнарда атынды һәм күңел ачты. Чәй табыны артында тамак ялгап алу мөмкинлегеннән файдаланучылар да күп булды. Яр буенда көй-музыка тавышы яңгырады. “Милләтләр кроссы-2019“ спорт ярышы баш хөкемдары, Апас ДЮСШ мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтовны туган көне белән дә котладылар.

Ярышлар оешкан төстә үтте. Биредә шундый күләмле спорт бәйрәмнәре, төрле ярышлар үткәрү өчен тиешле шартлар һәм инфрастуктура булдырыла.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев