Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Милләтләр кроссы – 2015” ярышлары үтте

Районның үзәк стадионында "Милләтләр кроссы-2015" ярышлары узды. Шунда ук теләгән кеше ГТО нормаларын тапшырды. Ярышларда барлыгы 780 кеше катнашты. Табигатьнең төрле төсләргә манылып, матурлыгы белән күзләрне дә, җаннарын да иркәләгән, эсселеге белән җәйне хәтерләткән бер мизгелендә спорт союче райондашлар сәламәтлек бәйрәменә җыелды. Җиһанда хакимлек иткән әбиләр чуагының искиткеч бер матур...

Районның үзәк стадионында "Милләтләр кроссы-2015" ярышлары узды. Шунда ук теләгән кеше ГТО нормаларын тапшырды. Ярышларда барлыгы 780 кеше катнашты.

Табигатьнең төрле төсләргә манылып, матурлыгы белән күзләрне дә, җаннарын да иркәләгән, эсселеге белән җәйне хәтерләткән бер мизгелендә спорт союче райондашлар сәламәтлек бәйрәменә җыелды. Җиһанда хакимлек иткән әбиләр чуагының искиткеч бер матур көне сәламәтлек теләп, бер-беребез белән аралашып, күңелле ял итеп үтте.

Сәламәт яшәү рәвешен алып баручы райондашларга ярышырга да, ял итәргә дә, тәмле ризыклар белән сыйланырга да мөмкинлек бар иде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре иртәдән үк һәр килүчене үзләренең дәртле җыр-моңнары белән каршы алдылар.

Ярышларны быел да нәниләр башлап җибәрде. Апасның "Салават күпере" бакчасы нәниләре бар көчләренә җиңү өчен тырыштылар.

- Без бу ярышка 24 бала һәм барлык коллектив белән килдек. Балалар ярышта беренче тапкыр гына катнашалар. Шулай да сынатмадылар. Бакчада һәр иртәне гимнастикадан башлыйбыз, шулай ук күнекмәләр дә үтәләр, - ди бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева.

Җилләрне уздырып чапкан балалар үзләре дә бик канәгать иделәр. Аларның барысы да бүләккә лаек булды.

Хезмәт коллективларының бердәмлеге спорт ярышында аеруча ачык чагылды. Үзәк хастаханә, эчке эшләр бүлеге, социаль яклау идарәсе, редакция, Чирмешән авыл җирлеге коллективлары, спорт мәктәбе, мәдәният бүлеге коллективлары аеруча активлык күрсәтте. Алар килүчеләр саны буенча да, катнашучылар саны буенча да аерылып тордылар.

- Спорттан аерылганым юк. Узган ел коллективлар арасында беренче урынны алган идем. Быел да сынатмадым, беренчелек миндә, - ди район мәдәният йорты хезмәткәре Регина Мөхетдинова.

Ярышта мәктәп командалары да бик теләп катнашты. Апас, Каратун, Зур Күккүз, Азбаба, Биеш, Болынбалыкчы, аграр көллият укучылары әзерлекләре белән аеруча аерылып тордылар.

- Кечкенәдән ярышларда катнашып үстем. Хәзер дә бик теләп спорт белән шөгыльләнәм. Бүген Чирмешән авыл җирлеге данын якларга килдем һәм беренче урынны яуладым, - ди Азат Гарәфетдинов.

"Милләтләр кроссы" барышында теләгән кеше ГТО нормаларын да тапшырды.

- Һәр ел саен бу ярышта катнашам. Быел менә ГТО нормаларын да тапшырдым. Спорт бәйрәмнәренә без гаиләбез белән йөрергә яратабыз, - ди юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Рамил Гафуров.

Җитәкчеләр арасыннан бу бәйгедә район финанс бүлеге җитәкчесе Рамил Имаметдинов, хәрби комиссар Илшат Паймурзин, ипи пешерү комбинаты җитәкчесе Азат Вахитов, Спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов спорт белән аерылгысыз дус булуларын күрсәттеләр.

Ярыш күтәренке рухта бүләкләүләр, тәбрикләүләр белән тәмамланды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, бүләкләр бирелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, урынбасары Ленар Хантимеров, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин спорт сөюче райондашларга уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев