Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Минем гаиләм – минем байлыгым” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләр алды

Районда Халыкара гаилә көне уңаеннан рәсемнәр бәйгесе игълан ителгән иде.

(7 июнь, “Апастово-информ”).


“Укучылар гаиләләре турында рәсемнәр ясап, ЗАГС бүлегенә алып килде. Бәйгедә кече, урта һәм зурлар төркеменең эшләре аерым бәяләнде. Барлык рәсемнәрдән дә күргәзмә оештырдык. Җиңүчеләрне жюри белән билгеләдек”, - ди ЗАГС бүлеге мөдире Розалия Насыйбуллина.

Кече төркемдә Табар Черкене мәктәбеннән Елизавета Тайманова, Борнаштан Илдан Гайнетдинов, Иске Йомралыдан Лия Садыйкова;

Урта төркемнән Болынбалыкчы мәктәбеннән Энҗе Шакурова җиңү яулады.

Ранил Бикмөхәммәтов “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңү яулады.

Оста куллы укучыларны Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан узган бәйрәмдә район башлыгы Ленар Хантимиров белән берлектә ЗАГС бүлеге мөдире Розалия Насыйбуллина бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев