Реклама
Җәмгыять
Апаста “Минем шөгылем” республикакүләм бәйгесе узды
Апас аграр көллияте базасында һөнәри уку йортлары студентлары арасында “Минем шөгылем” республика бәйгесе үтте.
(9 апрель, “Апастово-информ”).
Бәйгедә һәр катнашучы үзенең яраткан шөгыле турында сөйләде. Читтән торып узучы турга 36 студенттан 36 эш кабул ителде. Йомгаклау турында 10 студент катнашты. Бу хакта аграр көллият хезмәткәре Альбина Габитова хәбәр итте.
Студентлар осталыкларын исбатладылар һәм җиңү яуладылар. Апас аграр көллияте студенты Адилә Минтаһирова бәйгедә өченче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев