Реклама
Җәмгыять
Апаста мини-футбол уеннарының җиңүчеләре билгеле
Апаста мини-футбол лигасының җиденче җәйге чемпионаты тәмамланды.
(19 сентябрь, “Апастово-информ”).
Быелгы сезонда 8 команда катнашты. Бу хакта районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин хәбәр итте.
“Идел аръягы зонасы командалары да катнашты. Буа, Кайбыч, Апастан 4 команда җиңү өчен көч куйды. Нәтиҗәдә, Буа командасы җиңү яулады. Икенче урында Азбаба уенчылары, өченче урында Кайбыч районы командасы. Зур турнир күңелдә җылы хисләр калдырды”, - ди Ленар Мотыйгуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев