Реклама
Җәмгыять
Апаста “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясе бара
Район эчке эшләр бүлеге һәм район эчке эшләр бүлеге каршында оешкан җәмәгать Советы әгъзалары, “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясе кысаларында, балаларны сөендерде.
(26 август, “Апастово-информ“).
Алар ярдәм кирәк булган гаиләләргә барып, мәктәп кирәк-яраклары һәм спорт киеме бүләк иттеләр.
–Акция ел саен район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин тәкъдиме белән оештырыла. Барлык хезмәткәрләр дә бу эшкә кушылды. Быел шулай ук район эчке эшләр бүлеге каршында оешкан җәмәгать Советы әгъзалары да үз өлешен кертте, – диде балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча муниципаль инспектор Раилә Сәлахова.
Балалар янына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән беррәттән, җәмәгать Советы әгъзалары – район мөхтәсибе Мирхәт Хәзрәт Җамалиев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин да барды. Алар балалар белән сөйләшеп, үз киңәшләрен, үгетләрен дә бирделәр. Егет-кызлар исә тырышып укырга сүз бирделәр.
–Бәйрәм алдыннан кызыбыз Аделинаны сөендергәнегез өчен рәхмәт. Мәктәпкә барырга җыенганда ярдәм бик кирәк, – диде Чүрибурашта яшәүче Александра Хисмәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев