Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге тикшерелә

Балалар бакчалары, мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә яңа уку елына әзерлекне ачыклау максатыннан, махсус комиссия эшен башлап җибәрде.

(7 июль, “Апастово-информ”).


“Мәктәпләрне яңа уку елына кабул итү башланды. Кабул итүләр ике этапта узачак. Яңа уку елында 5 мәктәпне капиталь төзекләндерүдән соң ачарга телибез. 3 мәктәптә азык-төлек блоклары капиталь төзекләндерелде. Әлеге мәктәпләрдә аерым, директорлар мәктәпләрне кабул итеп алганнан соң, июль азагы, август башларында булачакбыз. Комиссия булган барлык мәктәпләрдә дә җитәкчеләр кабул итүләргә җитди караган, - ди район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева.

Уку бүлмәләреннән тыш, мәктәпнең тирә-юненә, мәктәп яны тәҗрибә участогына, ял зонасына, шулай ук ягу сезонына әзерлеккә, иминлек, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә дә игътибар бирелә.

Комиссия Карамасар башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасында, Шыгай башлангыч мәктәбендә, Чирмешән, Олы Бакырчы, Кызыл Тау, Дәүләки, Каратун, Биеш мәктәпләрендә, “Гөлчәчәк” һәм “Ләйсән” балалар бакчаларында булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев