Реклама
Җәмгыять
Апаста мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр белән очрашу узды
Очрашуда әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
(5 декабрь, “Апастово-информ”).
Район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр очрашуга чакырылдылар. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, район пенсия фонды белгече Илгизәр Вәлиәхмәтов, район мәгариф бүлеге методисты Гөлнур Хәсәнова, балалар табибәсе Наилә Зиатдинова катнашты. Алар әниләрне борчыган сорауларына җаваплар бирделәр, балаларга каралган ярдәмнәр буенча яңа елда булачак үзгәрешләр турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев