Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста мөселман яшьләренең мәдәни-тәрбия үзәге – мәдрәсә төзү эшләре дәвам итә

Бинаның эчке өлеше эшләнә.

(16 гыйнвар, “Апастово-информ”).



Бүгенге көндә мөселман яшьләренең мәдәни-тәрбия үзәге бинасы төзелеп беткән. Тирә-юне дә тәртипкә китерелгән. Керү юлларына асфальт түшәлгән, тротуарлар эшләнгән, коймалар да тотылган. Бинаның эчке өлешендә дә шактый эшләр башкарылган: идәннәр түшәлгән, стеналар штукатурланган, җылылык, су һәм канализация үткәрелгән.


“Изге ният белән башланган төзелеш җайлы бара. Төзелеш район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм иганәчеләр, район халкы ярдәме белән башкарыла. Соңгы вакытта Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташлар да бик теләп кушылды. Алар ярдәме белән төзелеш эшләре тагын да җанланып китте. Инде язын бинабыз кулланышка тапшырылып, үз ишекләрен ачар дип уйлыйбыз”, - ди район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.


Районда мөселман яшьләренең мәдәни-тәрбия үзәге "Сәләт" балалар иҗат йорты янәшәсендә урнашкан. Ул проект буенча барлык таләпләргә туры китерелгән. Биредә намаз, мөгаллимнәр, балалар укыту һәм заманча ашау бүлмәләре урын алаган. Шулай ук биредә төрле дини бәйгеләр, җыеннар, лекцияләр үткәрү, күргәзмәләр оештыру да күздә тотыла.


“Иң мөһиме: үсеп килүче буынны иманлы, кешлекле итеп тәрбияләүне, балаларга, яшьләргә дөрес итеп яттан коръән укырга һәм төрле телләргә өйрәтүне максат итеп куябыз”, - ди район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев