Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста мошенниклар йөри

Соңгы вакытта мошенниклар тозагына эләгүчеләр арта бара. Шул сәбәпле, кисәтү чаралары да көчәя.

“Районның бер авылында өлкән яшьтәге абый чак кына акчасын билгесез кешеләргә биреп чыгармый. Аның телефонына шалтырату килә. Кемнәрдер кызының һәлакәткә очравы, аның авыр хәлдә булуы, аңа ярдәм өчен шактый акча кирәклеге турында сөйлиләр. Акчаң җитәме, 100 мең бармы, дип тә сорарга онытмыйлар. Абый белән килешү төзеп, аңа акчаны алырга кешеләр җибәрүләре хакында әйтәләр. Ике яшь кенә егет, килешенгән сәгатьтә, әйткән адрес буенча килеп тә җитәләр. Акчаны алырга башка бүлмәгә кереп киткәч кенә, бәхеткә каршы күршесе ишекне ача. Аның тавышлануы, таныш түгел егетләрнең өйдә булуына шикләнеп каравы гына саклап кала. Хуҗаның күзләре ачылганда, башка шәһәрдән Апаска килеп, район үзәгеннән ул авылга такси яллап барган егетләр чыгып киткән була инде. Таныш түгел кешеләрне өегезгә кертмәгез, белмәгән номерларны алмагыз, нинди генә хәбәр алсагыз да, аның дөреслеген тикшерегез, - ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Рамил Гайниев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев