Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста мошенниклар кармагына кабучылар бар

Мошенниклык гамәлләре турында даими кисәтеп торуга карамастан, алар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора.

(17 октябрь, “Апастово-информ“).


Район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Фәнис Шәрәфуллин сүзләренчә, соңгы көннәрдә генә дә алдануның 4 очрагы теркәлгән.

Алдану очраклары түбәндәгечә: социаль челтәрләр аша бер хатын-кыз 5 мең сумга, икенчесе 2800 сумга товар алырга теләгән. Акчаны билгесез кешегә күчергәннәр, ләкин кием-салымнар килмәгән. Алдануларын аңлагач, полиция бүлегенә хәбәр итәргә булганнар.

Иң күп алдану очраклары “банк хезмәткәрләре“ белән аралашудан килеп чыга. Мисал өчен, банк хезмәткәре исеменнән “сезнең банк картасы блокировкаланган, аны яңадан эшләтеп җибәрү өчен шундый-шундый мәгълүматлар кирәк“, дип шалтыраталар. Аларда сезнең турыда тулы мәгълүмат була. Хәтта картаның берничә номерын яңгыраталар. Картаны эшләтеп җибәрү өчен мәгълүматларны тикшереп карауларын, аларны яңадан тулысынча әйтүегезне үтенәләр. Шушындый алдауга райондаш ир-ат дучар булган һәм ул 114 мең акчасыннан колак каккан.

Дүртенче очрак тагын да табышмаклы. Бер ханымның 149 мең сум акчасы юкка чыккан. Акча счеттан банк картасына күчкән, аннары алынган. Мобиль банкта исә берни дә күренми. Бу эш буенча да тикшерүләр бара.

Хокук сакчылары белдергәнчә, гадәттә, мондый төр җинаятьләр бик авыр ачыла, күп очракта ачылмыйча кала. Россия күләмендә дә бу төр җинаятьләрнең якынча 10 проценты гына ачыла. Бу хакта район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Фәнис Шәрәфуллин белдерде.

“Беркайчан да банкоматтан акча алганда пин-код җыйганда клавиатураны башкаларга күрсәтмәгез. Чит кешедән акча алып бирүен үтенгәндә, бу саннарны аларга җыйдырмагыз. Чит-ят кешеләргә электрон пластик картаны биреп тормагыз. Пин-кодны, карта номерын телдән дә, язмача да, телефоннан да әйтмәгез. Бу мәгълүматларны да сер итеп саклагыз“, – диләр полиция хезмәткәрләре.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев