Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста мунчага ут кабу очрагы кабатланган

22 октябрьдә көндезге сәгатьләрдә районның янгын сүндерү бүлегенә Табар Черкене җирлегендә мунча яну турында хәбәр керә.

(23 октябрь, “Апастово-информ”).



Янгын сүндерүчеләр, җаваплы хезмәтләрдән төзелгән бригада вакыйга булган урынга килә.
 

“Ачык утны йөгәнләдек, янгынны вакытында сүндердек. Янгынның беренчел сәбәбе – мичне дөрес урнаштырмау яки мичнең төзексезлеге булырга мөмкин. Тикшерү эшләре бара”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Раил Кашапов.

 

Көзге-кышкы чорда янгын очракларының артуы күзәтелә.

“Торак йортларда мичләрне урнаштырганда һәм алардан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мөһим. Мичләрнең кирәгеннән артык кызуы, кирпечләрдә ярыклар хасил булу, ягу өчен тиз янучан һәм җиңел кабынып китә торган сыеклыкларны куллану, мич авызыннан яки аның көл җыю урыныннан утлы күмерләрнең төшүе - янгыннарның төп сәбәбе.


Төтен торбаларында ярыклар барлыкка килү һәм аларның кирәгеннән артык кызуы төтен юлларына утырган корым яну аркасында килеп чыгарга мөмкин.

 

Файдалану кагыйдәләрен бозганда, янгын дөрес урнаштырылган һәм төзек мичтән дә чыгарга мөмкин. Янгыннар кирәгеннән артык кызган мичләр, җылыту җиһазлары янына өелгән утыннардан да чыга. Сак һәм игътибарлы булсагыз иде”, - ди Раил Кашапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев