Апаста мунча янган
27 июньдә көндезге сәгать 11дә районның янгын сүндерү бүлегенә Апаста мунча януы хакында хәбәр керә. Машиналар вакыйга булган урынга юнәлә. Ара якын булу, янгын сүндерүчеләрнең әзерлек сагында торуы хәлнең кискенлеген киметергә тиеш булса да, йорт яныннан үзәк газ трубалары узу, янгын сүндерү машиналарына керергә комачаулый. Шулай да янгын вакытында йөгәнләнә....
27 июньдә көндезге сәгать 11дә районның янгын сүндерү бүлегенә Апаста мунча януы хакында хәбәр керә. Машиналар вакыйга булган урынга юнәлә. Ара якын булу, янгын сүндерүчеләрнең әзерлек сагында торуы хәлнең кискенлеген киметергә тиеш булса да, йорт яныннан үзәк газ трубалары узу, янгын сүндерү машиналарына керергә комачаулый. Шулай да янгын вакытында йөгәнләнә. Янгын сүндерүчеләр сүзләренчә, мунчага зур зыян килә. Янгын мичнең төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Мунча газ белән җылытылган һәм ул артык кызган. Ут-күздән сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев