Реклама
Җәмгыять
Апаста мунчага ут капкан
21 август иртәсендә Апасның янгын сүндерү бүлегенә район үзәгендә шәхси мунча януы турында хәбәр керә.
(21 август, “Апастово-информ“).
Ут 22 минут эчендә йөгәнләнә. Шулай да ялкын телләре шактый гына зыян салырга өлгерә. Бу хакта янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев хәбәр итте.
“Әлегә тикшерү эшләре бара. Янгынның сәбәбе мичнең дөрес урнаштырылмавы дип фаразлана. Вакытында күрүләре нәтиҗәсендә ут тиз сүндерелде. Тирә-күрше корылмаларга зыян килмәде“, – ди Илдар Вәлиев.
Ут-күздән сак булыгыз! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев