Реклама
Җәмгыять
Апаста муниципаль хезмәткәрләр сакчыл җитештерү буенча проектлар яклады
Районга Татарстан электр челтәре генераль директоры Илшат Фәрдиев килде.
(2 август, "Апастово-информ").
Ул сакчыл җитештерү системасы үсеше кысаларында укулар узганнан соң проектлар яклау чарасында катнашты. Әлеге тәҗрибә белән Лаеш һәм Актаныш районы башлыклары да танышты.
Кунаклар иң элек Апас районынына багышланган рәсемнәр күргәзмәсе, район үзәк китапханәсе, биредә барган үзгәрешләр белән таныштылар. Аннан Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов төрле елларда басылган Коръәннәр җыелмасы күргәзмәсе хакында сөйләде. Биредә музейда сакланучы һәм шәхси коллекциясеннән китаплар тәкъдим ителде. Халкыбызның гореф-гадәтләренең кабатланмас мирасы зур кызыксыну уятты.
Районыбызның дәүләт муниципаль структура хезмәткәрләре 4 ай дәвамында белемнәрен күтәрде. Район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен "Сакчыл җитештерү нигезләре" буенча укулар узды. 13 төркем үзенең проектын да яклады.
Укулар район башлыгы Айрат Җиһаншин инициативасы белән оештырылды. Ул республикада беренче буларак Апас районында кулланылды.
“Курсның максаты - район үсешенә йогынты ясаучы сыйфатлы эшне оештыруда хезмәткәрләргә үз мөмкинлекләрен нәтиҗәле кулланырга өйрәтү. Белемне замана таләпләренә туры китереп, һәрдаим күтәреп торырга кирәк. Алынган гыйлемнәр районыбыз халкы өчен дә файдага булсын иде”, - дип белдерде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Укуларны электр челтәрләр компаниясе белгечләре тәкъдим итте. Белгечләр эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.
Татарстан электр челтәре генераль директоры Илшат Фәрдиев һәр проектның уңышлы, җитәкчеләрнең сәләтле булуын билгеләп үтте һәм сакчыл эшчәнлеккә карап грант эше булдырырга тәкъдим итте.
- Айрат Габделхакович кул астында район күләмендә, эш урыннарын яхшырту буенча бик зур эш эшләнгән. Сакчыл җитештерү буенча белемнәрне киләчәктә дә кулланырга булышырбыз. Команда безгә бик ошый, кызларның-егетләрнең проектлары кызыклы. Проектның һәрберсе халыкның тормышы, районның торышы, яшәү рәвеше буенча эшләнгән, - диде Илшат Фәрдиев.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин "Сакчыл җитештерү нигезләре" н алып баруда нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм җирле үзидарә, башкарма комитет хезмәткәрләрен укытуда керткән өлешләре өчен республика вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Соңыннан аграр көллияттәге эш шартлары белән танышу булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев