Апаста муниципаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде
21 апрель – җирле үзидарә хезмәткәрләре көне. Ул 2013 елдан билгеләп үтелә.
(20 апрель, “Апастово-информ”).
Әлеге һөнәри бәйрәм уңаеннан, муниципаль хезмәткәрләрне хөрмәтләү чарасы узды.
-Үзем һәм барлык җитәкчеләр исеменнән һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм. Биредә утырган кешеләрнең намуслы, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә уңайлыклар тудырыла. Барыгызга да районның үсешенә, төзеклегенә керткән өлешегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сез халык белән турыдан-туры элемтәдә торасыз. Хезмәтегез зур җаваплылык, сабырлык, таләпчәнлек һәм шул ук вакытта гадилек тә таләп итә. Киләчәктә эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телим - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Озак еллар, нәтиҗәле эшләүче, матур күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләр бүләкләнде, Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына, күкрәк билгеләренә лаек булды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре муниципаль хезмәткәрләргә җыр-моңнарын, биюләрен бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев