Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Нәүрүз бәйрәме гөрләде

Халкыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап килүче Нәүрүз - язны каршылау бәйрәмен уздыру матур традициягә әйләнде.

(25 нче март, “Апастово-информ”).


Нәүрүз - көн белән төн тигезләшкән вакытта, язгы кыр эшләренә чыгар алдыннан үткәрелә торган халкыбызның матур йоласы ул. Шимбә көнне иртәдән үк Апас үзәгеннән урамнарга таралган күңелле җыр-моң авазлары халкыбызны бәйрәмгә чакырып торды.


Нәүрүзне тамаша кылырга район башлыгы Айрат Җиһаншин, Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев килде.



“Бүген бездә икеләтә бәйрәм. Нәүрүз бәйрәме белән кышны озатабыз һәм язгы кыр эшләренә керешеп китәбез. Язгы чәчү эшләрен вакытында башкарып чыгып, мул уңыш алырга язсын!
Икенчедән, бүген мәдәният хезмәткәрләре көне. Районыбызның барлык мәдәният өлкәсендә хезмәт итүчеләрне, ветераннарны бәйрәм белән котлыйм. Сез халык белән тыгыз элемтәдә торасыз, барлык йолаларны, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыру буенча зур эш башкарасыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт! Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар, ил-көннәребез тыныч булуын телим. Бәйрәм белән!”, - дип тәбрикләү сүзләрен ирештерде район башлыгы.


Чара хореографик күренеш белән башланып китте.


Бәйрәмгә гүзәл Нәүрүзбикә, Кояш һәм башка бик күп әкият геройлары килгәннәр. Телибезме, теләмибезме Кыш бабайга китәргә вакыт җиткән. Әмма аның бер дә китәсе килми. Ахырда, барыбер дә Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә юл бирми чарасы калмады. Җитәкчеләр һәм бәйрәмдә катнашучы һәрбер кеше изге теләкләрен әйтеп “Гомер агачы”на кызыл тасмалар бәйләделәр.



“Бәйрәм күрергә дип чыктым. Бик күңелле һәм матур бара. Иртә белән елап торган көне дә ачылды. Кояш нинди җылыта башлады. Аграр көллият пешереп килгән карга боткасыннан да авыз иттем”, - диде Мәнфүсә апа.


Районыбызда төрле милләт халыкларының дус-тату яшәүләрен күрсәткән өйләрдә халыкларның көнкүреше чагылдырылган иде.


Өлкәннәр дә, нәниләр дә рәхәтләнеп күңел ачты бүген. Үзәк мәйдандагыларга күңелсезләнеп торырга бер җай да юк иде: телиләр икән тәмле карга боткасы, коймак, чәй белән сыйланалар, күңелле уеннарда катнашалар. Спорт бәйгеләрендә апаслылар бик теләп катнаштылар. Кул көрәштерделәр, капчык сугыштылар, әтәч тоту өчен генә дә күпме йөгерделәр.


Районыбызның авыл җирлекләре, фермерлар, оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләребез бәйрәмне күңелле итәргә аеруча зур тырышлык куйган. Үзәк мәйданның як-ягында урнаштырылган сәүдә өстәлләре продукция белән шыгрым тулы иде.


“Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җирлеге белән ярминкәдә катнаштык. Биредә теләгән һәрбер кеше катнаша алды. Халык та үзенә кирәк әйберен сатып алды. Рәхмәт катнашучыларга”, - диде җитәкчесе Луиза Сафина.


Бәйрәмдә шулай ук “Шәп сани” бәйгесенә йомгак ясалды. Төрле номинациядә җиңүчеләр район башлыгы тарафыннан Дипломнар белән бүләкләнделәр.
Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләренең дәртле, җыр-биюләре белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев