Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Нәүрүз бәйрәме Жиңү паркы янындагы Чаңгы шуу базасында уза

Район үзәгендә, Жиңү паркы янындагы (колбасный ягы) Чаңгы шуу базасында язны каршылау – Нәүрүз бәйрәме узачак.

20 март көнне 9.00 сәгатьтә райондашларыбызны бергәләп бәйрәм итәргә чакырабыз. Сезне концерт-тамаша, итек киеп хоккей уйнау, әтәч артыннан чабу, пинбол кебек уеннар, төрле спорт ярышлары көтә. Һәр милләт үз гореф-гадәтләрен, аш-суга осталыгын тәкъдим итә. Карга боткасы, тәмле коймак, кайнар чәй табигать кочагында, дуслар, туганнар, хезмәттәшләр янында тагын да тәмлерәк булачак. Хаски этләре белән фотога төшәргә мөмкин. Зур курчаклар һәркемгә бәйрәм кәефе өстәр. Күңелле чара карачкы яндыру белән тәмамланачак. Апас халкын һәм кунакларны көтеп калабыз! 0+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев