Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста өченче буын вәкилләре зирәклектә көч сынаша

Өлкән апа һәм абыйлар шашка-шахмат ярышларында катнашты.

(16 февраль, “Апастово-информ”).


Ярыш “Яшьлек” яшьләр үзәгендә узды. Аны Россия Пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырды.
Өлкәннәр һәрвакыттагыча актив җыелды. Ярышта беренче генә тапкыр катнашучылар да, инде күп еллардан бирле беренчелекне бирмәүчеләр дә бар иде.
Олы Болгаер авылыннан Миләүшә апа Зарифуллина шахмат уйнау серләренә мәктәптә укыганда ук өйрәнгән. Осталыгын еллар узган саен арттыра барган. Ярышта да көчле уенчылар белән уйнарга туры килде аңа.
-Районкүләм ярышларда беренче генә тапкыр катнашам. Бик кызыклы, мавыктыргыч уен. Үзеңнең көчеңне дә сизәсең, тәҗрибә дә аласың, - ди ул.
Ярышның иң өлкән катнашучысы – Апастан 84 яшьлек Рәшит абый Шәйхиев. Ул да яхшы кәефтә көндәшләре белән зирәклеген сынады.
-Атна азагында гына чаңгы ярышында катнаштым. Келәмгә чыкмасам да, көрәшне дә күзәтеп барам. Актив тормыш белән яшим, - ди ул.
Кабыккүпердән Фәридә апа Павлованы йөзү, чаңгы ярышларында да очратып була. Бүген ул бик тырышып шахмат уйнады.
-Сигезенче дистәне вакласам да спортны юлдашым итеп яшим. Гел хәрәкәттә булырга тырышам. Шахмат-шашка да бик якын , - ди Фәридә апа.
Апаста өлкәннәр арасында спорт ярышлары оештыру традициягә кергән. Бүгенге ярыш Ватанны саклаучылар көне уңаеннан узды. Бу хакта Россия Пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев