Апаста оешмалар арасында спартакиада башланды
Районның универсал спорт залында оешма хезмәткәрләре арасында спартакиада башланды.
(5 декабрь, “Апастово-информ”).
Командалар волейбол буенча ярышты. Биредә 8 команда катнашты.
“Беренче урынны районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге, икенче урынны – аграр көллият, өченче урынны спорт мәктәбе командасы яулады. Ярышларның иганәчесе - шәхси эшмәкәр Альфред Алимов”, - дип хәбәр итте районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев