Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста өлкәннәр якташыбыз Илсур Сафин концертын карады

Районда өлкәннәр көне уңаеннан төрле чаралар уза.

(30 сентябрь, “Апастово-информ“).


30 сентябрь дә күңелле хатирәләргә бай булды. Төрле өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен танылган якташыбыз, Татарстанның Атказанган һәм Халык артисты Илсур Сафин һәм аның шәкертләре, иҗатташлары тарафыннан концерт куелды. Алар өлкән буынга ял бүләк итте. Чара танылган якташыбыз Илсур Сафинның юбилей концерты иде.

Бәйрәм кичәсендә район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты. Ул җылы тәбрик сүзләрен, олы рәхмәтләрен җиткерде.
-Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, күбегез яратып башкара торган эшен ташламады. Районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуыгыз, яшь буынны тәрбияләүгә үз өлешегезне кертүегез өчен рәхмәт сезгә. Барыгызга да нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телим,¬ диде район башлыгы һәм Илсур Сафинның районыбыз горурлыгы булуын, Апастагы барлык чараларда теләп катнашуын билгеләп узды. Танылган якташыбызга Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.
Һәр чыгышны, һәр җырны өлкән тамашачылар яратып кабул итте.
Ял концерты һәркемдә җылы тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев