Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста өлкәннәр йөзү буенча сыналды

Халыкара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Апасның “Дельфин” бассейнында йөзү ярышлары узды.

(7 октябрь, “Апастово-информ”).


Биредә лаеклы ялда булган хатын-кызлар һәм ир-атлар катнашты. Бар җирдә актив булган өлкәннәр бу юлы да сынатмады. Суда җитезлекләрен исбатлады һәм медальләргә, Мактау грамоталарына лаек булды.
Спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Яраханов, “Дельфин” бассейны җитәкчесе Айдар Хәйруллин, пенсионерлар Союзының район бүлеге рәисе Фәрит Кәлимуллин өлкәннәргә уңышлар теләделәр, киләчәктә узачак чаралар белән таныштырдылар.
Ярышка район үзәгеннән һәм җирлекләрдән дә килделәр. Гаиләләре белән катнашучылар да булды. Ничә яшьтә булуларына карамастан, сынатмады, сер бирмәде алар. Команда белән дә ярыштылар, шәхси беренчелек өчен дә йөзү мәйданына чыктылар.
Өлкәннәрнең яшь күңелле, җитез булуларына тагын бер кат сокландык. Соңыннан өлкәннәр тәмләп чәйләр эчтеләр, аралаштылар, җиңү шатлыгын уртаклаштылар. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев