Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтләнә

Үтәмеш авылында яшәүче Хәйретдин абый Сәлахов район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр кабул итте.

(5 октябрь, "Апастово-информ").


Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Елена Закирова Хәйретдин абыйга район башлыгының теләкләрен җиткерделәр.

Хәйретдин абый тормышны яратып, рәхмәтле булып яши белә. Күчтәнәчләрне дә кат-кат рәхмәтләр әйтеп алды.

"Онытмыйлар, гел килеп торалар. Без бик хөрмәтле. Район башлыгы ярдәме белән хәзер "Апас хәбәрләре"н дә карый алам", - диде ветеран.

Хәйретдин абый 18 яшендә сугышка алына. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен үзеннән зур өлеш кертә, берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана.

"80 елдан соң, сугышта алган яраларым кабат ачылды. Хәзер шәфкать туташы яныма килеп яраларымны бәйли", - дип сәламәтлеге хакында да сөйләде Хәйретдин абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев