Апаста өлкәннәр хөрмәтләнә
Якынлашып килүче өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, җирлекләрдә тыл хезмәтчәннәренә район башлыгының Котлау открыткалары һәм күчтәнәчләре тапшырыла.
(28 сентябрь, “Апастово-информс”).
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районыбызда яшәүче тыл хезмәтчәннәренә олы хөрмәт күрсәтелә.
Шәһәр тибындагы Апас поселогының башкарма комитеты колективы да өлкәннәрнең өйләренә барып, хәлләрен белешкәннәр, район башлыгының Котлау открыткаларын, күчтәнәчләрен тапшырганнар һәм 10 октябрьда булачак бәйрәм концертына чакыру белән бүләкләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев