Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста өлкәннәр хөрмәтләнә

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, күп кенә коллективлар өлкәннәрен хөрмәтли.

(28 сентябрь, “Апастово-информ”).


Дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең райондагы баш дәүләт инженер-инспекторы Ирек Солтанбеков та өлкәннәр янында булып, Республиканың Дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе исеменнән котлаулар ирештереп, күчтәнәчләр тапшырды. Оешманың ветераны Зөфәр Әхмәтҗанов күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калып рәхмәтләрен әйтте.
Районда өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан төрле чаралар планлаштырыла. Спорт ярышлары, мәдәни кичәләр, шулай ук ташламалы хезмәтләрдән дә файдаланып булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев