Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста “Өмет йолдызы – Звезда надежды“ районара сәнгать фестивале башланды

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйгедә сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнаша.

(19 февраль, “Апастово-информ“).


Бүген районда “Өмет йолдызы – Звезда надежды“ зонакүләм фестивале уза. Әлеге грандиоз проект районыбыз мәдәният хезмәткәрләренең идеясе. Хәзерге минутларда аның сайлап алу өлеше бара. Анда Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан килгән, җыр-моңны, нәфис сүзне, бию сәнгатен сөюче һәвәскәрләр катнаша. Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов җитәкчелегендәге жюри әгъзалары кичке сәгать биштә башланачак “Гала-концерт“та катнашу өчен артистларның иң-иңнәрен сайлыйлар.
Жюри составында шулай ук Татарстанның халык артисткасы Резедә Шәрәфиева һәм башка күренекле шәхесләр, мәдәният әһелләре дә бар.
“Гала-концерт“ка рәхим итегез. Башлана – кичке сәгать биштә. Билет бәясе – 200 сум. 6 +

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев