Апаста өр-яңа бина булачак
Тиздән электр челтәрләре оешмасының административ бинасы төзелә башлый.
(11 нче июль, “Апастово-информ”).
Район башлыгы Айрат Җиһаншин төзүчеләр белән очрашып әлеге бина төзелеше буенча киңәшмә үткәрде. Үзенең социаль челтәрләрендә бинаның проекты белән дә уртаклашты.
“Апаста электр челтәрләре оешмасының административ бинасы төзеләчәк. Әлеге бина тышкы яктан да, эчке яктан да балкып тора торган, бик матур, уңайлы бина булачак, Алла боерса!”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев