Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста паспорт тапшыру тантанасы үтте

Моннан 5 ел элек район үзәк музее директоры Рәмис Ногманов һәм биредәге нибары 3 кенә кешелек коллектив идеясы белән башланган традиция дәвам итә. Музей залында 14 яше тулган 21 яшүсмерне тәүге паспортларын алу тантанасына кунакка чакырдылар. Әти-әниләр, егет һәм кызлар өчен район үзәге, музей күргәзмәләре, Апас мамонтлары белән танышу да...

Моннан 5 ел элек район үзәк музее директоры Рәмис Ногманов һәм биредәге нибары 3 кенә кешелек коллектив идеясы белән башланган традиция дәвам итә. Музей залында 14 яше тулган 21 яшүсмерне тәүге паспортларын алу тантанасына кунакка чакырдылар. Әти-әниләр, егет һәм кызлар өчен район үзәге, музей күргәзмәләре, Апас мамонтлары белән танышу да бик истәлекле. Бу чарада район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, районның паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин һәм районның "Яшь гвардия" җәмәгать оешмасы лидеры Рөстәм Нәҗмиев катнашты. Беренче паспорт тапшыру тантанасында балаларга бүләкләр бирделәр, матур теләкләр әйттеләр.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев