Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста паспортлар тапшырдылар

Апас районы хакимиятенең зур утырышлар залында гыйнвар аенда 14 яше тулган унбиш егет һәм кызга тәүге паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Бу чара балалар күңелендә бик озак сакланыр әле. Кулларына шәхесне раслаучы беренче документ алган балаларның әти-әниләре, туганнары аларга үз бүләкләрен һәм чәчәкләр тапшырдылар. Коштавылыннан Тәскирә Хафизова, Апастан Гөлнара Фәхертдинова бу...

Апас районы хакимиятенең зур утырышлар залында гыйнвар аенда 14 яше тулган унбиш егет һәм кызга тәүге паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Бу чара балалар күңелендә бик озак сакланыр әле. Кулларына шәхесне раслаучы беренче документ алган балаларның әти-әниләре, туганнары аларга үз бүләкләрен һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Коштавылыннан Тәскирә Хафизова, Апастан Гөлнара Фәхертдинова бу тантананы оештыручыларга барлык әти-әниләр һәм балалары Илнур, Аяз исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерүебезне үтенделәр.

Гадәттәгечә, киләсе айның соңгы чәршәмбесендә тагын уннан артык яшүсмергә шундый ук тантаналы шартларда паспортлар тапшырылачак.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев