Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Патриот” мәктәп командалары парады узды

Район мәктәпләренең "Патриот" клубларын Апаска чакырдылар. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә бик ошатып, аның күчермәсен башка районнарда да күрергә мөмкин булган Батырлар Мемориал комплексында 30 сентябрьдә отрядларның район смотр-конкурсы, үз Геройларыбызга багышланган хәрби-патриотик тәрбия дәресләре узды. -Бу бик дәвамлы һәм үтемле чара. Яшьләребез үткәнебезне белеп һәм күреп, батырларыбызны барлап...

Район мәктәпләренең "Патриот" клубларын Апаска чакырдылар. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә бик ошатып, аның күчермәсен башка районнарда да күрергә мөмкин булган Батырлар Мемориал комплексында 30 сентябрьдә отрядларның район смотр-конкурсы, үз Геройларыбызга багышланган хәрби-патриотик тәрбия дәресләре узды.

-Бу бик дәвамлы һәм үтемле чара. Яшьләребез үткәнебезне белеп һәм күреп, батырларыбызны барлап һәм бәяләп үсәргә тиеш,-диде бу уңайдан район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

Россия Президенты Указы нигезендә 1 октябрьдән чираттагы хәрби чакырылыш игълан ителде. Көзге чакырылышта районнан 25 егет 1 еллык хәрби хезмәткә китәчәк. Аларның яртысына якыны югары һәм махсус урта белемле. Бу көннәрдә булачак ил сакчылары хәрби комиссариатка медицина тикшеренү комиссиясенә чакырылдылар.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев