Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста патриотик концерт узды

Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан патриотик рухтагы концерт узды. Ватаныбызга, туган ягыбызга, батыр, көчле рухлы егетләребезгә хөрмәт, ярату хисләре белән тулы иде ул. Бәйрәмдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты. -Районыбыз егетләренең үзләренә дә, безгә дә сүз китергәне юк. Рәхмәт һәм олы хөрмәт аларга. Илне саклау безнең каныбызга...

Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан патриотик рухтагы концерт узды. Ватаныбызга, туган ягыбызга, батыр, көчле рухлы егетләребезгә хөрмәт, ярату хисләре белән тулы иде ул.
Бәйрәмдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты.
-Районыбыз егетләренең үзләренә дә, безгә дә сүз китергәне юк. Рәхмәт һәм олы хөрмәт аларга. Илне саклау безнең каныбызга сеңгән булырга тиеш. Тынычлыктан Ходай аермасын. Бүген без Чечня җирендә, Әфганстанда югалткан егетләребез истәлегенә чәчәкләр куйдык. Алар безнең күңелләрдә яши, - диде ул һәм залда утырган һәркемне бәйрәм белән тәбрик итте.

Якташларын бәйрәм белән котларга Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов та кайткан иде.
Хәрби комиссар Илшат Паймурзин да котлавын ирештерде.
Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең чыгышлары белән бәйрәм кәефе өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев