Апаста правасыз ерак юлга чыккан шофер тоткарланган
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт йөртү хокукы да булмаган килеш руль артына утырып шәһәргә барырга чыккан шофер белән очрашкан.
(9 ноябрь, “Апастово-информ“).
Тикшерә торгач, әлеге егетнең бөтенләй дә правасы булмавы, үз исеменә машина рәсмиләштерүе ачыкланган. Тәҗрибәсе дә, транспорт йөртү хокукы да булмаган хәлдә ул машинасына юлдашлар да утырткан.
“Әлеге егетнең машинасы штраф стоянкага ябылды, үзенә беркетмә төзелде. Аңа 5-15 мең күләмендә штраф яный“, – диләр юл сакчылары.
Тәҗрибәле шоферлар да ялгышкан юлларда, белеме дә, машина йөртү осталыгы да булмаган хәлдә кешеләр утыртып юлга чыккан егетнең әти-әнисенә дә уйланырга җирлек бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев