Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста район башлыгы Айрат Җиһаншин махсус хәрби операциядән ялга кайтучы егетләр белән очрашты

Очрашу хакимият бинасында чәй табыны артында узды.

(27 май, “Апастово-информ”).


Район башлыгы егетләрнең хәлләрен белеште, хәрби зонада булган ихтыяҗлары хакында сорашты. Ул шулай ук хәрбиләрнең гаилә хәлләре белән кызыксынды, көнкүреш шартларын белеште. Егетләргә олы рәхмәтләрен әйтеп, һәр яклап ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде.


Каратуннан Динар Гыймадиев хәрби зонадан яраланып кайткан. Бүгенге көндә ул дәвалану уза. Туган ягын сагынып кайтуы һәр сүзендә, һәр фикерендә чагыла.


-Шулкадәр сагынып кайттым. Апас урамнарына сокланып туеп булмый. Һәр кешесе туганым кебек якын тоела. Туган җиргә аяк баскач та, күземә яшьләр килде, - ди Динар үзе.


Очрашуга шулай ук Чүрибураш авылыннан Айрат Гыйсмәтуллин да килгән иде. Ул да якыннары белән очрашу шатлыгын уртаклашып, райондашларына ярдәмнәре, теләктәшлекләре өчен рәхмәт белдерде.


Очрашуда “Фәрештәнең алтын куллары” оешмасы вәкиле Сания апа Сафиуллина, өлкән волонтер Илдар абый Усманов та катнашты. Алар егетләргә носилкалар, бик ныклы эшләнелгән эвакуация стропасы, миналардан саклау җиһазы, догалыклар, балалар хатлары, җирле язучылар язган шигырьләр һәм теләкләр белән тутырылган сумка-янчыклар бүләк иттеләр.


-Исән-сау кайтып җитеп, озын гомерләр насыйп булсын. Сезнең батырлыгыгыз, кыюлыгыгыз алдында баш иябез. Рәхмәт сезгә, егетләр, - дип җылы теләкләрен белдерделәр алар.


Очрашуга төрле сәбәпләр аркасында килә алмаучы егетләргә күчтәнәчләрне тапшыру өчен “Алга” яшүсмерләр клубында көтеп калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев