Апаста район башлыгы гуманитар йөк илтүгә өлеш керткән шоферларны хөрмәтләде
Бер төркем райондашларыбыз махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтеп кайтты.
(30 октябрь, “Апастово-информ”).
Алар ерак юлга бишенче тапкыр барды. Юлларны исән-имин йөреп кайткан, кыю, тәвәккәл райондашларыбызны Айрат Җиһаншин автомобильчеләр көне белән тәбрик итте.
“Әлеге егетләр белән ерак юллар куркынычсыз һәм якын тоела. Эшегезне җиренә җиткереп, яратып башкаруыгыз өчен рәхмәт сезгә”, - диде район башлыгы һәм егетләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Әлеге бүләккә һәм тәбрикләүләргә Рамил Сабиров, Алмаз Хәсәнов, Илнур Хәсәнов, Илфар Зиннәтов, Марсель Әмиров лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев