Апаста район башлыгы шәхси эш алып баручылар белән очрашты
Районыбызда авыл хуҗалыгы өлкәсендә үзләренең шәхси эшләрен уңышлы алып баручы шәхесләр күп.
(19 июнь, “Апастово-информ”).
“Шонгатыдан Нияз һәм Гүзәл Закировлар кура җиләге, зелпе, виноград, кара җиләк үстерәләр. Колчык авылыннан Салаватуллиннар гаиләсе күпләп виктория, кыяр, суган һәм башка яшелчәләр үстерәләр. Чирү авылында фермер токымлы сарык, мөгезле өре терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Әлеге тырыш райондашлар белән очрашып, аларның эше белән якыннан таныштым, фикер алыштык”, - дип хәбәр итә район башлыгы социаль челтәрдәге шәхси битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев