Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста район фермерлары берләшмәсенең конференциясе узды

Анда крестьян-фермер хуҗалыкларының узган ел эшчәнлегенә йомгак ясалды.

(10 март, “Апастово-информ”).


Конференциядә крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов узган елга нәтиҗә ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләделәр, эшчәнлек сыйфатын арттыру максатын куйдылар.
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Диляра Шувалова авылда кече эшмәкәрлекне җәелдерү буенча чыгыш ясады, республика тарафыннан ярдәм итү чаралары турында аңлатты, Грантларда активрак катнашырга өндәде. Шулай ук ул үз чыгышында программаларда катнашканда эш-кәгазьләрен дөрес итеп тутыруның мөһимлеген билгеләп узды.
Фермер хуҗалыклары Наилә Әхмәдиева һәм Зөфәр Ибраһимов үз эшчәнлекләре буенча чыгышлар ясадылар, киңәшләрен җиткерделәр.
Соңыннан хуҗалык башлыклары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, үз тәкъдимнәрен керттеләр.
Очрашу-сөйләшүләр бәйрәмчә тәмамланды. Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалык башлыкларына Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев