Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста район Советының чираттагы утырышы узды

Апас муниципаль район Советының чираттагы 41нче утырышында 2022 елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясалды, 2023 елга яңа максатлар куелды.

Районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “Ак Барс Банк” идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм башка министрлык вәкилләре килде.

Утырышның тантаналы өлеше район мәдәният йортында үтте. Биредә районның тормышын, яшәешен чагылдырган күргәзмәләр урын алды. Һәр тармак үзенең продукциясен, яңалыкларын тәкъдим итте. 2023 ел – Россиядә Укытучы һәм остазлар елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы буларак игълан ителде. Әлеге юнәлешләргә дә урын түрдән бирелде.

Апас муниципаль районының 2022 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре, 2023 елга бурычлар һәм планнар турында район башлыгы Айрат Җиһаншин чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин районда уңай үзгәрешләр булуын билгеләп үтте.

- Социаль объектлар яңара, җитештерү оешмалары ачыла. Бу ел гадәти генә булмады. Ул безне бердәмлектә, ныклыкта сынады. Махсус хәрби операция башлану белән күп чикләүләр белән очраштык. Мобилизация чаралары да нык сынау булды. Бүгенге көндә без хәрбиләргә, аларның гаиләләренә, якыннарын югалтучыларга ныклы терәк булырга тиешбез. Үз егетләрегезгә ярдәм итү эше сездә югары дәрәҗәдә оешкан. Район башлыгына, җитәкчелеккә, ярдәм эшенә битараф булмаган халыкка рәхмәт әйтәсе килә, - диде Рөстәм Нигъмәтуллин һәм “Апас-мол” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәновка, эшмәкәр Азат Сафинга, носилкалар тегү эшен башлап йөрүче, аграр көллият студентларын өйрәтүче Сания Сафиуллина җитәкчелегендәге волонтерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев