Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста район хатын-кызлар Советының яңа җитәкчесе билгеләнде

Район хатын-кызлар Советының киңәшмәсе узды.

(2 февраль, "Апастово-информ").

Утырышта узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалып, киләсе елга бурычлар билгеләнде.

2023 елда хатын-кызлар җәмгыятенең район оешмасы эшчәнлеген уңышлы алып барган Гөлчәчәк Ахмановага рәхмәт сүзләре яңгырады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова хатын-кызлар Советының яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Әлеге вазифаны Румия Идрисова алып барачак.

Утырышта "Ел хатын- кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз карашы" зона бәйгесенең оешкан төстә узуы билгеләп үтелде. Җиңүчеләргә республика турында да уңышлар теләнде.

Хатын-кызларның район Советы әгъзалары чыгышлар ясады. Алар яшьләрнең ял итү төрлелеген тәэмин итү һәм чаралар күрү турында фикер алыштылар.

Районның үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Роза Нурмиева яшьләрнең күмәк чаралардан куркып калуы, төрле сораштырулар нәтиҗәсендә аларның фикерләрен өйрәнүе хакында сөйләп узды. Мәдәни чараларны күңеллерәк һәм заманча оештыру тәкъдимен җиткерүләрен дә белдерде.

Яшьләрнең ихтыяҗларын өйрәнеп ял итү чаралары тәкъдим итү, аларның вакытларын файдалы һәм күңелле уздыру, яман гадәтләрдән аралап калу  хакында уртага салып сөйләшенде. Мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, спорт буенча җаваплы хезмәткәрләр, өлкәннәр җәмгыяте һәм киң җәмәгатьчелек бу эштә арадашчы булса, нәтиҗәсе дә булыр дигән нәтиҗә ясалды. Гореф-гадәтләр, йолалар һәм туган телебез дә шул чакта сакланып калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев